Бакча җиләгеннән ничек мул уңыш алырга?
Бакча җиләге – гаҗәеп тәмле җиләк. Ул никадәр тәмле булган кебек, холкы да шулкадәр нәзберек. Үстергәндә ниндидер ялгышлыклар китсә, көтелгән уңыштан колак кагарга да мөмкин. Әмма кирәкле шартлар үтәлсә, кечкенә мәйданнан да чиләкләп уңыш алырга була.