Чирмешән районындагы бер юл билгесендә сан дөрес түгел
Акъяр-Чирмешән-Шентала һәм Кузай-Нурлат юллары чатындагы (перекресток), халык телендәге “Күтәмә борылышында”гы, юл күрсәткечендә моннан Чирмешәнгә 46 километр юл үтәсе булуын язганнар. Бу дөрес түгел, әлеге юл чатыннан район үзәгенә кадәр 16 гына километр. Әлеге сан инде озак вакыт төзәтелми, гәрчә мин үзем генә дә кайбер җаваплы затларга бу хакта берничә тапкыр әйтсәм дә.