Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фитыр сәдакасын кайчан һәм кемгә бирергә?

Рамазан аенда мөселманнар фитыр сәдакасы бирергә тиеш. Бу сәдаканы кайчан, нинди күләмдә һәм кемгә бирергә?

“Көндəлек тормышта кулланыла торган əйберлəрдəн тыш көмеш нисабы кадəр малы булган кешегə Рамазан аеннан соң, Гайдел-фитыр (Ураза гаете) көнендə үзе һəм сабый балалары өчен фитыр сəдакасын бирү – ваҗиб. Ваҗиб – шундый гамəл, аны кылган кеше саваплы була, ə кылмаганы гөнаһлы була. Аның ваҗиблыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше зур гөнаһлы була. Ваҗиб гамəллəр: витр намазын уку, гает (Ураза һəм Корбан бəйрəме) намазларын уку, фитыр сəдакасын бирү, корбан чалу.

Ирнең хатыны һəм балигъ булган балалары бай булса, фитыр аларның үзлəренə ваҗиб була, əгəр фəкыйрь булсалар, һичкемгə ваҗиб булмый.

Əгəр берəү хатыны, олы балалары һəм хезмəтчелəре өчен фитыр сəдакасын үзе бирсə, əлбəттə, савапсыз булмас.

Авырлык белəн яши торган фəкыйрь кешелəргə фитыр сəдакасын бирү ваҗиб түгел. Əгəр бирергə телəсəлəр, үзлəреннəн дə фəкыйрьрəк кешелəргə бирү тиеш була.

Фитыр сəдакасын Гайдел-фитыр көнендə таң атканнан соң Гает намазы укылганчы бирү сəваплырак, чөнки бəйрəмне тояр өчен акчасы булмаган фəкыйрьлəрне бəйрəм башланганчы шатландыру хəерлерəк.

Фитыр сəдакасын Рамазан ае барышында ук биреп куярга мөмкин. Гает укылганчы бирə алмый калган кеше соңыннан бирергə тиеш.

Зəкят һəм гошер кебек, фитыр сəдакасы да фəкыйрь кешелəргə генə бирелə.

Фитыр сəдакасы өчен (һəр кеше исəбеннəн) байлыгы уртача булган кеше 4 кадак чамасы бодай, яки 8 кадак чамасы арпа бирергə һəм баерак кеше 4 кадак чамасы хөрмə, яки 8 кадак чамасы йөзем бирергə тиеш. Бодай, арпа, хөрмə, йөзем урынына аларның бəялəре кадəр акча бирергə дə мөмкин”, дип яза Әхмәтһади Максуди “Гыйбадәте исламия” китабында.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, быел (1443 һиҗри елда) фитыр сәдакасын тормыш дәрәҗәсе уртачадан түбәнрәк булганнар - 200 сум, урта хәллеләр – 300 сум, хәлле кешеләр, байлар 1100 сум күләмендә бирә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев