Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы бер юл билгесендә сан дөрес түгел

Акъяр-Чирмешән-Шентала һәм Кузай-Нурлат  юллары чатындагы (перекресток), халык телендәге “Күтәмә борылышында”гы,  юл күрсәткечендә моннан Чирмешәнгә 46 километр юл үтәсе булуын язганнар. Бу дөрес түгел, әлеге юл чатыннан район үзәгенә кадәр 16 гына километр. Әлеге сан инде озак вакыт төзәтелми, гәрчә мин үзем генә дә кайбер җаваплы затларга бу хакта берничә тапкыр әйтсәм дә.

Район газетасы редакциясенә юлланган әлеге шикаять-мөрәҗәгать уңаеннан районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров болай дип җавап бирде:

-Бу хәлне контрольгә алдык. Чыннан да,  юл билгесендә километраж дөрес язылмаган. Әлеге юл участогы “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе карамаганда. Хәзер районның ЮХИДИ бүлекчәсе бу хата хакында аларга  предписание бирәчәк. Ә алар, безнең предписание нигезенд, “Татавтодор” җәмгыятенә яңа юл билгесе ясатырга     заказ бирергә тиеш була. Төгәлсезлек белән язылган юл билгесе шушы рәвешле алмаштыралачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев