Чирмешән районында 35 сан алучы эшли
Бөтенроссия халык санын алуның беренче биш көнендә районда 2024 кеше исәпкә алынган. Шуларның 123се - РФ дәүләт порталы аша, 50 кеше махсус участокларга үзе килгән, ә халык санын исәпкә алучылар 1851 кешене теркәгәннәр. Бу тиешленең 11 проценты.