Республика агрохимиклары Чирмешәнгә килеп тәҗрибә уртаклаштылар
-Барысын да игътибар белән карагыз, тыңлагыз, монда өйрәнер әйбер бик күп, - дип, “Татагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин җитәкчеләрне Чирмешәндә оештырылган бүгенге семинардан максималь файда алырга өндәде.