Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Республика агрохимиклары Чирмешәнгә килеп тәҗрибә уртаклаштылар

    -Барысын да игътибар белән карагыз, тыңлагыз, монда өйрәнер әйбер бик күп, - дип, “Татагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин җитәкчеләрне Чирмешәндә оештырылган бүгенге семинардан максималь файда алырга өндәде.

    Кунаклар башта базада тукталдылар. “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Чирмешәнагрохимсервис” җәмгыятьләре җитәкчесе Илшат Гозәеров әйтүенчә, бүген биредә алдагы уракка әзерләнәләр. Дүрт бөртек комбайны да төзек, эшкә әзер. Көзге чәчү, җир эшкәртү өчен кулланылачак техника сафка бастырыла.

    Киләсе елда, дәүләт программасына кереп, ремонт мастерскоен капиталь ремонтламакчылар.

    Җәмгыятьнең иген кырлары күзләрне иркәли. Каменный Брод ягында, юл уңаенда иртә язда чәчелгән “Юлдаш” сортлы рапс участогында әллә ничә кат химикатлар сиптергәннәр, шуңа да алыннар чиста. Чиста пар җирендә дә чүп үләннәре үстермиләр. Монда көнбагыш орлыкларын да республикада беренче диярлек, апрельнең егермеләрендә үк җир куенына салганнар. Бу культура тулаем 850 гектар мәйдан били.

    Рапстан соң чәчелгән “Тулайковская-108” сортлы сабан бодае да югары уңышка өметләндерә.

    Кунакларга “Фотынья” сортлы суперэлита орлыклар чәчелгән уҗым бодае участогы да бик ошады. Монда гектарга 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы керткәннәр, үсемлекләрне ике тапкыр КАС белән дә сыйлаганнар. Башаклар эре, тук булып формалаша.

    -Менә кайда уңыш нигезе, - диде агрохимиклар башлыгы, соклануын яшерә алмыйча. – Гектардан кимендә 45 центнер чыгачак, әле күбрәк тә булырга мөмкин.

    Район үзәгендәге төньяк урамнар янәшәсендәге бодай “түтәлләре”ндә 12 төрле сорт сынала. Тәҗрибә участогы. Җирне яхшы эшкәртеп, сыйфатлы орлыкларны шунда үстереп тикшерәләр, араларында әле безнең районда игеп карамаганнары да бар.

    Реклама

    Хуҗалыкның ындыр табагы үзе бер завод сыман. Районда мондый башка юк. Республиканың башка районнарыннан килүчеләрнең дә үзгәртеп корылган, өр-яңа диярлек бөртек, чистарту һәм киптерү агрегатларын күргәч исләре китте. Хәтта складлары да калай түбәле. Берсен, программа акчаларына, былтыр капиталь ремонтласалар, быел икенчесен төзәтәләр. Складларга зур-зур машиналарда да иркен кереп, йөгеңне бушата аласың. Юллар бетонланган.

    -Бездә дә ындыр табагы начар түгел, әмма мондый ук дәрәҗәгә җитмәдек, - ди Балык Бистәсе районыннан килгән Айрат Сафин. – Монда алга карап эшли беләләр. Без Илшат Сәйфуллович белән ярыша-ярыша эшлибез, үсемлекчелектә орлыкчылык белән аның кебек максатчан, уңышлы, сыйфатлы шөгыльләнүче сирәк ул.

    Гомумән, семинар барышында Илшат Гозәеров адресына мактау сүзләре еш яңгырады, оста оештыру сәләтенә, гел яңалыкка омтылуына югары бәя бирделәр.

    Бер килгәч, агрохимиклар “Чирмешәнагрохимсервис”ның Түбән Чегодай янындагы известь карьерына да бардылар. Биредә көн саен уртача 600-700 тонна доломит – известь оны җитештерелә, ә ел башыннан 32 мең булган, ягъни былтыргы дәрәҗәдән дә күбрәк.

    Известь оны дүрт район басуларын ашларга китә. Бүген 7 мең тонна чамасы запаслары да бар.

    Карьер эшендә таләпләр күп икән: сыйфатлы он җитештерергә, техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә, җирне документлаштырырга, дөрес отчет бирергә, продукцияне үлчәп озатырга. Соңгы вакытта аеруча экологлар тарафыннан таләпләр көчәйгән.

    -Россиянең төрле өлкәләреннән кадәр килеп, Чирмешәннән орлык сатып алалар. Димәк, ул көндәшлеккә сәләтле. Бу җәмгыятьтә күрсәтер өчен түгел, ә гел тырышып, белеп эшлиләр, сез моны үзегез дә күрдегез, - диде “Татагрохимсервис” җитәкчесе, семинарны йомгаклап.

    фото: автор

    Чирмешәндә - агрохимиклар семинары (ФОТОРЕПОРТАЖ)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: