Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә дөньяда иң зур саналучы куяннар үрчетәләр

    2 нче Чирмешән урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Владислав Семенов куян асрау авыр түгел, моның белән теләге булган һәркем шөгыльләнә ала, дип саный.

    Әүвәл куяннарны Владиславның әтисе Сергей Михайлович үрчетә башлаган. Соңрак ул мөгезле эре терлек өчен ферма төзеп, баш санын шактый арттыргач, куяннар тулысынча олы улы карамагына калган. Хәзер аңарда инде йөзләгән куян. “Күпмерәк баш бар?” - дип сорагач, “Куяннар башын санарга ярамый,” - дип җавап кайтарды ул. Куян үрчетүчеләр арасында шундый сынамыш бар икән.

    -  Куян асрау, әгәр азык булса, бер дә мәшәкатьле түгел. Без, нигездә, дөньяда иң зурлары булып саналучы “фландер” токымлы куяннар үрчетәбез, - ди Владислав. – Аларның авырлыклары 8 килога кадәр җитә.

    Яшь булуына карамастан, якташыбыз бүген куян асрау буенча мастер – класс үткәрерлек дәрәҗәдә.

    -Куяннарның рационында нәрсәләр булырга тиеш?

    -Беренче чиратта алар яшелчәләр яраталар: кишер, кәбестә, чөгендер, анан соң инде печән, арпа бирәбез. Алларыннан азыкны бер дә өзмәскә кирәк,  - ди Влад.

    Яшелчәне алар үз бакчаларында күпләп үстерәләр, әйтик, быел кышка 30 капчык кишер әзерләгәннәр.

    Реклама

    Куяннар чисталык яратучы хайваннар, аларның ояларын  даими чистартып тору сорала. Дымлы, юеш, җилле урында авыруга бик тиз бирешәләр.

    Куян бик тиз өлгерә, шул ягы белән аеруча отышлы. Әйтик, кайберләре 4 айда суярлык була. Елга дүрт-биш тапкыр бала китерәләр. Бер балалаганда якынча 9-11 не алып кайталар. Димәк, бер ана гына да хуҗасын елына 45-50 куян баласына баетырга сәләтле.

    -Куян балаларын сорап килүчеләр бармы?

    -Бер-ике танышым алган иде, ләкин белүемчә, аларны бу эш кызыктырмады.

    -Ә итен сатасызмы?

    – Куянчылык күпләп асраганда гына керемле. Чөнки даими клиентлар, итен куярга урын булмаса, аны үрчетүдән мәгънә юк. Шулай да, аз булса да, акча китерә, минем әти-әнидән акча сораганым юк, - ди яшь эшмәкәр.

    фото: автор

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: