Музыка күңелне җилкендерә
Музыка яңгырый, түбәдә шар ялтырый... Дискотека. Бүген мәдәният учреждениеләрендә яшьләрнең бәйрәм ялы, нигездә, шулай уза. Ә бит кайчандыр барлык чараларда гармун көе генә яңгырый, гармун белән җырлыйлар да, бииләр дә иде. Аның белән бергә шатландылар, кайгырдылар, яраттылар. Егетләр берсеннән-берсе уздырып осталыкларын күрсәттеләр. Кемгәдер гармун әтисеннән, өлкән абыйсыннан калган, башкасы яңаны сатып алу бәхетенә ирешкән.