Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмештә яшәүче күп балалы гаилә яңа өйле, яңа абзарлы да була

Аларның зур һәм матур итеп төзелгән яңа каралтылары ерактан ук күренеп тора. Аны район булышлыгы белән өлгертәләр.

-Бушлай 1000 данә керамзит блок, 1 тонна цемент, 5 кубометр агач материалы бирделәр, - ди Ольга Шәрифуллина. -Калайны, брусларны, калган вак-төякне үзебез алдык.

Иске Үтәмештә яшәүче бу гаилә яңа абзарларына малларын кертә дә башлаган. Ике сыер, бер бозау асрыйлар икән. Киләчәктә сыерларын күбәйтергә исәплиләр. Җае чыкса, бүген савыла торганнарын да күп сөтлегә алмаштырмакчылар.

-Сыерларыбыз өчәү иде, төзелеш материалларына акчабыз җитмәгәч, берсен сатарга туры килде. Эше күп бит сарай коруның. Блокларны башкалар ярдәме белән дә күтәрсәк, түбәне ирем һәм улыбыз үзләре ясадылар, түбә такта да җәелде, инде идәннәрне эшләп бетерәсе, ишекләр куясы калды, - ди Ольга. –Малларны күбрәк ирем карый.

Дүрт балалы бу гаилә хуҗасы – Самат Шәрифуллин авылда, фермада эшли. Хезмәт хакы күп түгел, шуңа күрә сөттән керүче акчаны да көтеп алалар. Сентябрьдә 300 килограмм чамасы сөт тапшырсалар, сыерлары бозаулаган вакытта – гыйнварда, февральдә алардан 600 әр килограмм да продукция алганнар.

Акчасын вакытында түлиләр, диделәр. 50 баш каз үстереп, аларның да күбесен урнаштырганнар.

Элек Самара өлкәсендә, шәһәр җирендә яшәгән гаилә авыл тормышына яраклашкан да. Бер уллары армиягә китәргә әзерләнә, бер кызлары кадетлар, өченчеләре Иске Үтәмеш мәктәпләрендә белем алалар, кечкенәләренә әле ике генә яшь.

Шәрифуллиннарның монда якын кешеләре юк. Авылга риэлтор аша килгәннәр, сатылучы йорт, зур бакча кызыктырган. Моңа үкенмиләр, Иске Үтәмештә төпләнергә уйлыйлар. Аларга бит, күп балалы гаилә буларак, дәүләт программасы буенча янәшәдә үк яңа йорт салалар. Түбә астына кергән инде ул. Алай да эчке эшләре бетмәгән: газ, электр, су да кертәсе бар.

Сыерлары күбәйсә, Шәрифуллиннар аларны аппарат белән сава башлаячак, анысын сынап караганнар инде. Әле тагын бер аппарат алырга тиешләр. Бу яктан район да булыша бит.

Бүген Иске Үтәмеш авыл җирлегендә 9 макро һәм кече ферма бар. Аларда маллар саны күбәя тора. Сәгыйть һәм Гөлфия Хөснетдиновларның мөгезле эре терлекләре 21 башка җиткән, шулардан 11 се – савым сыерлары. Бу хуҗалык һәр көнне уртача 80 килограмм сөт сата. Җәен сыерларын кырга барып сауганнар, үзләренең электр генераторлары бар икән, аны машинага куеп йөртәләр. Электркөтүче дә эшләрен күпкә җиңеләйтә.

Таһир Иззәтуллин, Радик Галләмов, Илдус Галимов, Илдар Вәлиуллин һәм башка кайбер хуҗалыклар да зур терлекне күп тоталар, савым сыерлары да байтак. Мәшәкатьле, авыр эш, әмма кереме дә үзеңә бит.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев