Музыка күңелне җилкендерә
Музыка яңгырый, түбәдә шар ялтырый... Дискотека. Бүген мәдәният учреждениеләрендә яшьләрнең бәйрәм ялы, нигездә, шулай уза. Ә бит кайчандыр барлык чараларда гармун көе генә яңгырый, гармун белән җырлыйлар да, бииләр дә иде. Аның белән бергә шатландылар, кайгырдылар, яраттылар. Егетләр берсеннән-берсе уздырып осталыкларын күрсәттеләр. Кемгәдер гармун әтисеннән, өлкән абыйсыннан калган, башкасы яңаны сатып алу бәхетенә ирешкән.
Лагерка авыл яшьләре 60 нчы еллар ахырыннан 80 нче еллар уртасына кадәр гармун – баянның дәртле көйләрен, җырларын тыңлап үсте.
-13 яшьтә үзлегемнән балалайкада уйнарга өйрәндем. Виктор Владимиров, Николай Петров, Николай Назаров, Николай Ларионов – без барыбыз да бу уен коралында уйнарга өйрәндек, аннан соң инде гармунны да үзләштердек. Ул елларда клубта яшьләр күп иде, гармунга күңелсезләнеп торырга вакыт булмады, чиратлашып уйный идек. Концертларда хәтта музыкаль коллектив булып чыгыш ясадык, - дип искә ала узганнарны хезмәт ветераны Михаил Фомич Назаров. – Иван Семенов – баянда, мин - балалайка да я гармунда, китапханә мөдире Петр Журавлев гитарада уйный. Бик матур концерт номерлары килеп чыга иде. Ә Кирилл Белов клуб мөдире булып эшләгән елларда безнең ансамбль районның үзешчәннәр смотрында беренче урынга лаек булды һәм балалайкалар җыелмасы белән бүләкләнде.
Михаил Назаров тормышын музыкасыз, гармунда уйнамыйча күз алдына да китерә алмый. Менә инде берничә дистә еллар дәвамында аның кулларындагы гармун һәрбер кешегә таныш көйләр уйный. Михаил Фомич уйнавын беркемнеке белән дә бутап булмый, аның башкаруының үз манерасы, ул уйнаганда беркем дә битараф кала алмый, үзәкләрнең үзәгенә кадәр үтә. Аның хезмәт биографиясе төгәлләнсә дә, иҗат юлын дәвам итә. Характеры буенча да ул актив, энергияле кеше, барлык чараларда катнаша. Ветераннар хорында да җырлый. Ул чыгыш ясарга гел әзер, мондый сыйфаты соклану тудыра. Нәкъ шундый, Михаил Фомич кебек үзенчәлекле гармунчылар барында, безнең вакытта да әлеге музыкаль корал халык байлыгы булып саклана, онытылмый. Кызганыч, ләкин бүген бик сирәк кеше анарда уйный белә.
Авылдашларның күпчелеге тагын бер сәләтле гармунчыны, Витя абыйны (Владимиров), сагынып искә алалар. Аның гармуны да үзенчәлекле иде: бер яктан төймәчекләр, икенче яктан - таякчыксыман клавишлар. Ул уйнаганда, барысы да бии башлый. Эскәмияләрдә утырган өлкәннәр яшьләргә сокланып карап утыралар иде. Ә биеп арыгач, гармун көенә җырлый башлыйлар. Виктор Лагерка авылында 1940 нчы елны туган. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, әтисе яу кырында ятып кала. Виктор яшьли эшкә “җигелә”, “Новый путь” колхозында тракторчы, машина йөртүче була. Кечкенә чактан ук музыкага тартыла. Өлкән апасының балалайкада уйнаганын гел күзәтеп утыра. Дуслар белән җыелышып кич утырган чакларда, акрынлап гармунда да уйнарга өйрәнә. Яшүсмер чагында ук аны гармунчы буларак төрле чараларга чакыралар. Аның гомере музыка белән уза. Кызганыч, гомере кыска була шул.
Элек бөтен авыл халкы күңел ачкан бәйрәмнәрдә, туйларда, солдатка озату кичәләрендә гармун тавышы бер тынмый, гармунчының урыны түрдә була иде.
Зоя Ларионова.
Лагерка.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев