Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үзмәшгульлек системасында 275 кеше теркәлгән

Ел башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, үзмәшгульлек буенча “Һөнәри керемгә салым“ режимы эшли башлады. Бу сынау проекты, ягъни тәҗрибә буларак гамәлгә ашырыла. Үзмәшгульлеккә күчү - ирекле.

Чирмешәндә яшәүче Айгөл Назыйрова яшь чактан ук кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата: бәйли, чигә, пешерә. Алабугада педагогика институтын тәмамлап кайткан яшь белгечкә әүвәл эш табылмый, шул вакытта ул өйдә тортлар пешереп сата башлый.

-Яңа салым режимы хакында үзмәшгульлекне оештыру буенча белгеч  - төбәк вәкиле Ленар Камалов яхшы аңлатып сөйләде, - ди Айгөл. – Миңа ул режим ошады. Бу системага күчү дә бик җиңел булып чыкты. Салым органнарына да барырга түгел. Мобиль телефонга, компьютерга, смартфон яки планшетка “Минем салым” мобиль кушымтасын алырга һәм салым органында шул кушымта аша теркәлергә кирәк. Миңа Ленар ярдәм итте, әмма моны үзең дә башкарып чыгып була. Шунысы да уңай, узган айда күпме керем алу турында телефонда яисә компьютерда үзмәшгульлек кушымтасында күрсәтәсең, аннан, автомат рәвештә күпме салым түләргә кирәклеге хакында хәбәр килә.

Айгөл әйтүенчә, заказлары байтак, якыннарын сөендермәкче булып шактый ераклардан, хәтта Санкт-Петербургтан да заказ бирәләр икән.

Бәйрәмнәрне алып баручы – тамада Оксана Сидорова өч ел элек гаиләсе белән Самарадан туган авылына - Девичья Полянага күченеп кайтканнар. Һөнәре буенча тәрбияче Оксана шәһәрдә яшәгән вакытта ук бәйрәм чараларын алып бара башлаган.

Районда «Һөнәри керемгә салым» дигән үзмәшгульлек (самозанятость) системасында 275 кеше теркәлгән, якын арада әлеге күрсәткеч тагын артырга тиеш.

-Мәктәптә укыганда да бик актив кеше идем, - ди Оксана. – Бер чара да миннән башка узмагандыр. Хәзер дә актив тормыш алып барабыз. Шәһәрдән кайтсак та, Самарага  еш йөрибез, заказлар булып тора. Самара өлкәсендә дә, Чирмешәндә дә эшлибез. Элек без җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять рәвешендә теркәлгән идек, ләкин, минемчә, үзмәшгульлекнең отышлы яклары күп, минем кебек хезмәт күрсәтүчеләр өчен бик кулай система. Салым проценты аз, касса аппараты да кирәкми, декларацияләр дә тутырасы юк. Шунысы да мөһим – клиентларга чек бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу юнәлеш буенча белгеч Ленар Камаловка рәхмәт, яңа салым режимына күчәргә ул ярдәм итте, аның үзенчәлекләренә төшендерде.

Салым түләүдән качып эш алып баручыларны тикшерү органнары ачыкларга, җавапка тартырга да мөмкин. Ә үзмәшгуль буларак рәсми теркәлгән кеше бернидән шикләнмичә тыныч күңел белән эшли, банклардан кредит алганда керемнәрен күрсәтә ала. 

Тулырак мәгълүматны www.tvoedelo.pro сайтта табарга була.

фото: социаль челтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев