“Чирмешән гүзәле” бәйгесенең финалга узучылары мәгълүм булды
“Чирмешән гүзәле” район бәйгесенең беренче сайлап алу турлары төгәлләнде. Дүрт зонада узган матурлык конкурсында районның төрле авылларыннан 14 яшьтән 35 яшькә кадәр 30 райондашыбыз катнашты. Гүзәл затлар үзләренең аш суга осталыкларын, белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр.