"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
2017 ел башында Утыз Имән авылындагы халык җыенында иң соңгы мәсьәлә итеп чүп җыю, тапшыру турында хәбәр ителде. Шунда 100 дән артык кеше арасыннан 15 ләп кеше генә кул күтәреп әлеге мәсьәләне кабул иттеләр.
Түбән Чегодайда туып-үскән, хәзер читтә яшәүче якташлары Рөстәм Вәлиуллин, Марат һәм Равиль Галләмовлар, Фәрит Гыйниятуллин, Фәрһат Мортазиннар авылдашларына Яңа ел бәйрәмендә бүләк ясаганнар.
Үткән ел гына ачылган “Мөшбикә” мәчетендә кышкы каникул көннәрендә мәктәп укучылары өчен лагерь эшләде.
Районда бу елда беренче туй 15 гыйнварда була. Бу көнне Бәркәтә авылына килен төшә, кәләш - Аксубай районыннан.
90, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарны гомер бәйрәме белән котлап, Россия Президентының шәхси котлау хатын, район башлыгы бүләген тапшыру традициясе быел да дәвам итәчәк.
Районның авыл җирлекләрендә 14-25 гыйнвар көннәрендә халык җыеннары үтәчәк.
0