Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләргә чүп чыгару бәясен тариф буенча комитет билгели

    2017 ел башында Утыз Имән авылындагы халык җыенында  иң соңгы мәсьәлә итеп чүп җыю, тапшыру турында хәбәр ителде. Шунда 100 дән артык кеше  арасыннан 15 ләп кеше генә кул күтәреп әлеге мәсьәләне кабул иттеләр.

    Озак та узмады, халыкка түләү кәгазьләре килеп тә җитте. Кеше башына – 35 сумнан. Ул сумманы  кем һәм кайдан  уйлап чыгарган икән? Кеше чүп чыгарамы, юкмы - аны белүче юк, бернинди документсыз  һәм килешү  кәгазе булмаса да, син счетта күрсәтелгән  сумманы түләргә бурычлы. Ярый ла пенсионер булсаң, түләп бара аласың, ә беркайда  да  эшләмәгән, керемсез кешегә нишләргә? Санаулы гына пенсия  алучы картларга да чүп өчен түләү кыенгарак туры килә, ашауны кысып булса да, алар араны өзеп барырга тырышалар. Түләмәсәң, бурыч җыела.

    Кышкы  көннәрдә авылдан чама белән бер ат олавы чүп  җыеп китәләр. Кайбер  көннәрдә алып та китә алмыйлар, капчыкларны этләр, каргалар  туздырып бетерә. Су өчен түләгән  сумманы чүп  тапшыру   счетына чигереп язу очраклары да бар. Мисал өчен,  минем  үземнең  счет  кәгазендә  шундый хәл күзәтелә. Аннары  су өчен түләү бурыч  булып кала. Вакытлар  узгач,  суга  бурычыгыз  бар, дип  хат җибәрәләр яисә  телефоннан  куркытып хәбәр итәләр. Бу хәл чүп өчен  түләмәгән очракта була.

    Шуннан чыгып, минемчә, чүп  тапшыру ике арада килешү буенча башкарылырга тиеш. Кеше бу уңайдан үзенең уй-фикерен аңлатып язып җибәрә алырлык итеп ясарга кирәк.

    Бу хатны бер төркем иптәшләр исеменнән яздым.

     

    Вәгыйз Насыйров.

    Утыз Имән авылы.

    Әлеге хатның эчтәлеге белән “Экосервис” җәмгыятенең райондагы подразделениесе җитәкчесе Радик Әхмәтовны да таныштырдык. Ул түбәндәгеләрне хәбәр итте:

    -Чүп – каты көнкүреш калдыклары (ТБО) Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты тарафыннан расланган тариф – бәя нигезендә чыгарыла.

    Күп урыннарда чүпне хәзер капчыкта килеш җыюдан баш тарталар, чөнки чыннан да аларны кошлар, этләр туздыра. Шуның өстенә аны капчыкта килеш җыю күп вакыт ала: машина һәр өй каршында туктарга мәҗбүр, аннан ул калдыкларны тыгызлый-пресслый алмый - механика һәм гидравлика чүпне контейнерлардан төяп бункерда тыгызларга көйләнгән. Шуның өчен машина “һава йөртә”, димәк чүпне капчыкта килеш җыю икътисади яктан отышлы түгел.

    Күп кенә авыл җирлекләре җыеннарында җирлек бюджетында капкачлы чүп контейнерлары алу өчен чыгымнар карала. Аларны кайда урнаштыруны авыл җирлеге башлыгы хәл итә. Без һәр авыл җирлегенә контейнерлар алырга тәкъдим иттек, ләкин бу мәсьәлә әлегә кадәр хәл ителмичә кала бирә.

    Кадыйр Гомәров фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: