2 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр, диктант язып, белемнәрен тикшерделәр
Чирмешәндәге үзәк китапханәдә узган “Зур этнографик диктант” Бөтенроссия акциясендә 61 кеше катнашты. Алар арасында пенсионерлар да, мәктәп укучылары да бар иде. Түбән Чегодай авыл китапханәчесе Разыя Фәсхетдинова бу чарада инде икенче ел рәттән катнашты.
-
Сак булыгыз: Ялган газ хезмәте ничек акча эшли?
Соңгы вакытта алдакчылар бүлмәгә газ таралуны кисәтә торган җиһаз сатып йөриләр. Әмма, белгечләрнең раславынча, аның файдасы юк икән. Мошенникларның бу “эше” Русия төбәкләрендә киң таралган. Гадәттә алар көндез, олы яшьтәгеләр генә өйдә булганда ишек кагалар һәм үзләрен газ хезмәтеннән дип белдерәләр.
-
Чирмешән районында 47 ятим бала торак алырга чиратта тора
Опека һәм попечительлек бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүген районда пропискада торучы 10 ятим бала торак белән тәэмин ителгән һәм тагын 47 бала торак алуга чиратта тора.
-
Татарстан иҗтимагый оешмалары Россия Президентыннан 174 млн сум грант алачак
Россия Президенты грантлары бәйгесен үткәрүнең идарә комитеты утырышы быел 31 октябрьдә узды.
-
Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтте
2 ноябрьдә төнлә һәм иртән томан булуы көтелә.
-
Чирмешәндә бәйрәм көннәрендә дә суда йөзәргә, бозда шуарга да мөмкин
Алда безне дүрт көн ял көтә. Бәйрәмнәр мәктәп укучыларының каникуллары белән дә туры килә. Ял көннәрен балалар белән бергә файдалы үткәрү өчен район үзәгендә кая барып була?