Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 47 ятим бала торак алырга чиратта тора

Опека һәм попечительлек бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүген районда пропискада торучы 10 ятим бала торак белән тәэмин ителгән һәм тагын 47 бала торак алуга чиратта тора.

Районда “Ятимнәргә – торак” программасы нигезендә бер катлы аерым җиде йорт төзелеп, ачкычлары ятимнәргә тапшырылган.

Әлеге программа кысаларында  2015 нче елны район үзәгенең Бакча урамында дүрт йорт файдалануга тапшырылды. Һәр өйнең гомуми мәйданы – 42 квадрат метр. Узган елны Амур ягында, Җиңүнең 70 еллыгы урамында төзелгән шундый ук өч йорт та хуҗалы булды.

Былтыр Мирсәит Кәбиров урамында да ятим балалар өчен ике йорт төзи башлаганнар иде, аларның каркасларын да бастырдылар, ләкин эшне төгәлли алмадылар, төзелеш тукталды. Бу йортларны киләсе елда төзеп бетерергә ниятлиләр.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев