Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 1 февраль 2018 яңалыклары

    • 1 февраль 2018 - 13:30
      Чирмешәнлеләр транспорт чарасын әлегә Нурлатта яки Әлмәттә терки алалар
      Район ЮХИДИ бүлекчәсендә транспорт чараларын исәпкә кую, теркәү хезмәтенең кабат эшли башлавы турында иртәрәк шатландык бугай, бу хезмәт билгесез вакытка кадәр кичектерелә. Димәк, чирмешәнлеләргә Нурлатка яки Әлмәткә барырга туры киләчәк. ЮХИДИ бүлекчәсендә шулай диделәр. Автор фотосы
      667
      0
      0
    • 1 февраль 2018 - 12:00
      Чирмешәннең яшь талантлары “Йолдызлык” фестивалендә ярыша
      9 февральдә балалар сәнгать мәктәбендә "Йолдызлык"- "Созвездие" яшьләр эстрада сәнгате республика фестиваленең район турының гала -концерты узачак. Быел фестивальнең беренче сайлап алу туры районның 16 авылында узды, аларда 600дән күбрәк бала сәләтләрен күрсәтте. Икенче сайлап алу турында 197 концерт номеры тәкъдим ителде, 30дан артыгы йомгаклау концертына сайлап алынды. Кадыйр Гомәров...
      734
      0
      0
    • 1 февраль 2018 - 11:15
      Чирмешән районында сыерлар саны арткан
      2018 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 5867 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2016 ел белән чагыштырганда, бу малларның гомуми саны 232 башка кимегән. Әлеге мөгезле эре терлекләрнең 1922се савым сыеры, алар 59га арткан. Дуңгызлар саны да 52гә күбәйгән, алар 3943 башка җиткән. Һәр ел башында авыл җирлекләре һәм,...
      714
      0
      0
    • 1 февраль 2018 - 10:00
      Чирмешән районында алдынгы комбайнчыга "ИЖ" мотоциклы бүләк иткәннәр
      Без бу хакта язган идек 40 ел элек "Победа" колхозы комбайнчысы Анатолий Фәсыйхов 10020 центнер шартлы суктыру күләмендә эш башкарып, беренче урынны алды. Ул коляскалы "ИЖ" мотоциклы, җиңүче дипломы һәм "1977 елда районның иң яхшы комбайнчысы" чемпион лентасы белән бүләкләнде. Рәүф Галимов - "Октябрьнең 50 еллыгы" колхозы комбайнчысы икенче урын...
      822
      0
      0
    • 1 февраль 2018 - 08:30
      Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне Лев Толстой иҗаты белән таныштырдылар
      2018 ел Россиядә Толстой елы дип игълан ителде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бу уңайдан өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында тәүге чара уздырдылар. Китапханәчеләр биредә яшәүчеләрне рус язучысы Л.Н.Толстойның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, өлкәннәргә аның китапларын да тәкъдим иттеләр. Ландыш Зиякова фотолары
      814
      0
      0
    • 1 февраль 2018 - 06:00
      Ивашкино авыл китапханәсенең 500 тирәсе укучысы бар
      Ивашкино авыл китапханәсенең 500 тирәсе укучысы бар. Биредәге киштәләрдә 8189 китап урын алган, шулардан 200е былтыр алынган. Ольга Данилова, Светлана Иванова, Алексей Маркин һәм башкалар - китапханәгә иң еш килүчеләр. Инде җитмештән узган Парфен Кожуков,Зоя Краснова, Михаил Антонов та матур әдәбиятка, тарихи китапларга битараф түгел. -Яшьләр классик әдәбиятка өстенлек бирә,чуваш...
      888
      0
      0
    Реклама