Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Яңа ел уңаеннан котлавы
Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм район кунаклары! Тиздән сәгать уклары яңа елны саный башлый. Нинди генә заман, нинди генә кыенлыкларга карамастан, Яңа ел халкыбызның иң яраткан матур бәйрәме булып кала. Олыбыз-кечебез - һәрберебез могҗизаларга өметләнә, теләкләр тели.
Әлбәттә, хәзер һәркем узган ел нинди булды, нәрсәсе белән истә калды, дип уйлана. Билгеле, авырлыклар...