Район үзәгенең Дзержинский урамыннан күпер аша, Гагарин урамы буйлап, Шентала районына чыгып китә торган юл кырыйларына, "Татнефтепродукт" АЗСыннан узыбрак арада, яктырткычлар урнаштырылган яңа электр баганалары утырттылар.
Региональ, федераль дәрәҗәдәге юлларны яктырту максатында башкарылучы бу эш республика бюджетыннан финанслана. Монда 4 километр арада 80ләп багана утыртылды. Узган елда, шушы рәвешле, район...