Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 26 май 2017 яңалыклары

    • 26 май 2017 - 12:04
      "Безнең Чирмешән" газетасы үзе тарих, истәлек
      Безнең Яшәүчегә күчеп кайтканга 9 ел булды, шуннан бирле "Безнең Чирмешән"гә язылмый калган юк. Әлмәттә яшәгәндә дә район газетасын укымыйча тормадык, авылга, әниләргә кайткач газета белән гел танышып бардым. Әни, безнең өчен, район газетасын махсус җыеп куя иде. Газетаны почта тартмасыннан алуга, танышларның, классташларның туган көннәре түгелме икән дип котлаулар...
      550
      0
      0
    • 26 май 2017 - 11:30
      Июнь аенда республика халкы өч көн рәттән ял итәчәк
      Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Шул рәвешле Россия көне уңаеннан республика халкы өч көн рәттән - 10-12 июнь көннәрендә ял итәчәк. Моннан тыш "Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы республика законы нигезендә, 25 июнь көнне билгеләп үтелүче 25 июнь...
      597
      0
      0
    • 26 май 2017 - 11:01
      Чирмешән районында бер айда ике мунча янган
      Май аенда гына да районда - Иске Үтәмештә һәм Кара Чишмәдә берәр мунча янган. Ә Девичья Поляна авылында су җылыткычтан чыккан ут хуҗаларны чүт кенә йортсыз ук калдырмый. Ярый әле, үзләре уяу булган. Янгын күзәтчелеге белгечләреннән белешүебезчә, йорт хуҗалары төнге икедә электр сүндергеч автоматның "шык" итеп сүнгән тавышына уянып киткәннәр....
      590
      0
      0
    • 26 май 2017 - 07:01
      Бәркәтәдә быел туган кызларга Ясминә исеме кушканнар
      Бәркәтә авылында агымдагы елда дүрт йортта бәби чәйләре узган: ике йортка - кыз, икесенә малай алып кайтканнар. Кызларның икесенә дә - Ясминә, ә малайларга Вилдан һәм Илназ исемнәре кушканнар. Кызганыч, шул чорда авыл зиратында каберләр саны 10га арткан.
      652
      0
      0
    • 26 май 2017 - 06:30
      Чирмешән районында тиз йөрергә яратучыларга штраф салганнар
      27 майда район территориясендә "Тоннель" операциясе уза. Бу көнне ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары иртәнге сәгать 9дан 12гә кадәр Лениногорск - Чирмешән юлында (район үзәген әйләнеп үтү юлында) кизү торачаклар. -Әлеге рейдларның төп максаты - райондашларыбыз тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Операция барышында...
      614
      0
      0
    Реклама