Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында бер айда ике мунча янган

Май аенда гына да районда - Иске Үтәмештә һәм Кара Чишмәдә берәр мунча янган. Ә Девичья Поляна авылында су җылыткычтан чыккан ут хуҗаларны чүт кенә йортсыз ук калдырмый. Ярый әле, үзләре уяу булган. Янгын күзәтчелеге белгечләреннән белешүебезчә, йорт хуҗалары төнге икедә электр сүндергеч автоматның "шык" итеп сүнгән тавышына уянып киткәннәр....

Май аенда гына да районда - Иске Үтәмештә һәм Кара Чишмәдә берәр мунча янган. Ә Девичья Поляна авылында су җылыткычтан чыккан ут хуҗаларны чүт кенә йортсыз ук калдырмый. Ярый әле, үзләре уяу булган.


Янгын күзәтчелеге белгечләреннән белешүебезчә, йорт хуҗалары төнге икедә электр сүндергеч автоматның "шык" итеп сүнгән тавышына уянып киткәннәр. Аш бүлмәсенә чыксалар, су җылыткыч яна ук башлаган, аны вакытында сүндереп өлгергәннәр.

-6 май көнне Кара Чишмә авылының бер хуҗалыгында чыккан ут агач мунчаны яраксыз итте һәм абзар түбәсенә зыян салды. Янгынның сәбәбе - электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш. 21 май көнне Иске Үтәмештә дә бер мунчаның түбәсе һәм верандасы янды. Ут морҗаның дөрес ясалмавы сәбәпле чыккан дип фаразлыйбыз, - ди районның янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined