"Безнең Чирмешән" газетасы үзе тарих, истәлек
Безнең Яшәүчегә күчеп кайтканга 9 ел булды, шуннан бирле "Безнең Чирмешән"гә язылмый калган юк. Әлмәттә яшәгәндә дә район газетасын укымыйча тормадык, авылга, әниләргә кайткач газета белән гел танышып бардым. Әни, безнең өчен, район газетасын махсус җыеп куя иде. Газетаны почта тартмасыннан алуга, танышларның, классташларның туган көннәре түгелме икән дип котлаулар...
Безнең Яшәүчегә күчеп кайтканга 9 ел булды, шуннан бирле "Безнең Чирмешән"гә язылмый калган юк. Әлмәттә яшәгәндә дә район газетасын укымыйча тормадык, авылга, әниләргә кайткач газета белән гел танышып бардым. Әни, безнең өчен, район газетасын махсус җыеп куя иде.
Газетаны почта тартмасыннан алуга, танышларның, классташларның туган көннәре түгелме икән дип котлаулар рубрикасын карыйм. Аннан соң беренче биттәге яңалыклар белән танышам. Иремнең күзләре начаррак күрә, шуңа мин мәкаләләрне кычкырып укыйм һәм икәү фикер алышабыз, элеккегеләр белән чагыштырабыз. Авыл хуҗалыгы турында уку кызыклы. Авылларыбыз бетүгә, кырларның чәчелми калуына эчебез поша.
Районда узган чараларны да район газетасындагы мәкаләләр буенча күз алдына китерергә мөмкин. 90, 95, 100 яшьлек юбилярларыбыз турында язмалар еш басыла. Танышларыбыз турында аеруча кызыксынып укыйбыз.
Безнең гаилә турында да район газетасында язмалар чыкты. Мин аларны җыеп барам, искә төшкәндә кабаб-кабат укып та алам. Бу бит үзе тарих, истәлек. Газеталарны җыеп баручы гаиләләрне тагын беләм. Әйтик, Туймәттән Мөҗип абый Кәримов (инде мәрхүм) алар нәселенә кагылышлы язмалар чыккан газеталарны еллар буе җыеп барган икән.
Фәридә Мортазина.
Яшәүче авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев