Әккәрәйгә инвестор килде
Бүген Әккәрәй кырларының 2300ләп гектар җирен яңа инвестор эшкәртә. Бирегә алар былтыр килеп, пайчылар белән килешүләр төзи башлаганнар. Мондый үзгәрешкә халык бик кинәнгән.
Ивашкино авыл җирлегенең Әккәрәйдә узган җыенында инвесторларның хуҗалары да катнашты. Виктор Сутягин әйтүенчә, алар пай җирләрен файдаланган өчен, килешүдә ничек языла, шул рәвештә бөртек яки акчалата түләячәкләр,...