Чирмешәнлеләр 2016 елны ничек истә калдырганнар?
Тагын бер ел тарихка кереп бара. Билгеле, ул һәркем өчен үзенчә, кызыклы булгандыр. Кабатланмас мизгелләрне әле кат-кат, еш искә алырбыз, хәтердә яңартырбыз.
Атлас Батдалов (Чумачка): -Берничә ел элек умарталарымның рәте киткән иде, быел җайландылар, ташыдылар гына балны. Бәрәңге, печән уңды: ничек булыр, дип, авыл кешесе анысы өчен дә ут йотып...