Чирмешәнлеләр яхшы көрәшкән
Чирмешәндә милли көрәш буенча район беренчелегенә узган ярышларда якташларыбыз иң күп призлы урыннар яулаганнар.
"Чирмешән" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оештырылган ярышларда, Чирмешәннән тыш, Нурлат, Яңа Чишмә районнары вәкилләре катнашкан, барлыгы 82 спортчы көч сынашкан. Җиңүчеләрне 11 үлчәү категориясендә билгеләгәннәр. 2нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары Сергей Мещев, Риназ Хөснуллин,...