Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 20 апрель 2016 яңалыклары

    • 20 апрель 2016 - 12:41
      Чирмешәннең “Кояшлы” лагеры яңа сезонга әзерләнә
      "Кояшлы" балалар ял лагерында агымдагы ремонт бара. Биредә кыштан калган чүп - чарны җыештыралар, корпусларны тәртипкә китерәләр. -Быел монда оешмаларны җәлеп итмибез, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. - Узган елларны корпусларда һәм ашханәдә капиталь ремонт ясалды, спорт мәйданчыгы төзелде. Быел яңа җиһазлар: караватлар һәм тумбочкалар...
      627
      0
      0
    • 20 апрель 2016 - 12:21
      Чирмешән ханымнары башкалага милли киемнәрдән баралар
      24-26 апрель көннәрендә Казанда үтәчәк IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында безнең районнан район мәгариф бүлеге белгече Җәмилә Мотыйгуллина, Югары Кәминкә авылы китапханәчесе Рабига Фатыйхова, райондагы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Лилия Хөснуллиналар катнашачак. Җыенга делегатларның милли киемнәрдән (сәхнә яки фольклор киеме түгел) килүе шарт.
      650
      0
      0
    • 20 апрель 2016 - 11:04
      Кукмарада үз-үзенә кул салган укучыга укытучылар басым ясаган булуы ихтимал
      Фаҗига 15 апрельгә каршы төндә була. Кукмара районы Балыклы авылында 14 яшьлек укучы үзе яши торган йортның печәнлегендә гомерен өзгән. Укучының үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү эше бара. Бала укытучыларның басым ясавы аркасында шул адымга барган булуы ихтимал. Бу хакта кайгы килгән гаиләнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы «Акцент» хокук саклау оешмасы...
      566
      0
      0
    • 20 апрель 2016 - 07:47
      Әкъдәс Шакиров Чирмешән районы башкарма комитетыннан китте
      Муниципаль район Советының чираттан тыш тугызынчы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләүгә конкурс игълан ителде, бу хакта карар чыгарылды. Моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында булган Әкъдәс Шакиров, үз теләге белән, шәхси гаризасы нигезендә, вакытыннан алда отставкага китте. Депутатлар бу хакта карар чыгардылар. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе...
      0
      0
      0
    • 20 апрель 2016 - 07:22
      Чирмешәндә иң яхшы мәдәният учреждениеләрен ачыклаячаклар
      Районда иң яхшы мәдәният учреждениеләре, мәктәп музейлары һәм аларның хезмәткәрләре ачыкланачак. Бәйге ике этапта - 1 майдан 1 октябрьгә кадәр уза. Беренче этапта оешмаларда, ә икенчесендә муниципаль дәрәҗәдә иң яхшылар сайлап алынырга тиеш. Урыннар алты номинациядә билгеләнә: "Иң яхшы китапханә", "Иң яхшы мәдәният - ял оешмасы", "Иң яхшы мәктәп музее",...
      696
      0
      0
    • 20 апрель 2016 - 06:26
      Чирмешәнлеләр дә фондка өлеш кертәләр
      Узган елны "Яңарыш" - "Возрождение" республика фондына - 1600 райондашыбыз, быел 107 якташыбыз акча күчергән. -Бу изге эшкә барлык район оешмалары да актив кушылды, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.- Аеруча укытучыларны билгеләп үтәсе килә. Алар былтыр да, быел да "Яңарыш" фондына байтак акча күчерделәр. Әйтик,...
      636
      0
      0
    • 20 апрель 2016 - 05:03
      Түбән Кармалкадан һәм Кара Чишмәдән ата-аналы балаларны приютка озаттылар
      Инде 5 тапкыр җинаять кылган (урлашкан) яшүсмернең, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында әллә ни борчылганы сизелмәсә дә, Г.ның әнисенә "ашыгыч ярдәм" чакыртырга туры килде. Кеше малына кызыгучы егет, бәлки, шуннан соң үзенең ялгышын, әти-әнисенә нинди кайгы, авырлыклар китерүен аңлар. Карап торышка бик мөлаем кеше. Үзенең бу адымга ник баруын...
      509
      0
      0
    Реклама