Чирмешән районында үлүчеләр күп, туучылар аз
Районда демографик хәл катлаулы, үлүчеләргә караганда туучылар азрак.
Район үзәк больницасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның узган өч аенда районда 81 кеше вафат булган, нибары 29 сабый дөньяга килгән.
Үлүчеләр күрсәткеченә төрле сәбәпләр йогынты ясый, тик аның артуының төп тенденциясе - авыл халкының картаюы, ди врачлар. Ләкин үлемгә китерүче башка сәбәпләр...