Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үлүчеләр күп, туучылар аз

Районда демографик хәл катлаулы, үлүчеләргә караганда туучылар азрак. Район үзәк больницасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның узган өч аенда районда 81 кеше вафат булган, нибары 29 сабый дөньяга килгән. Үлүчеләр күрсәткеченә төрле сәбәпләр йогынты ясый, тик аның артуының төп тенденциясе - авыл халкының картаюы, ди врачлар. Ләкин үлемгә китерүче башка сәбәпләр...

Районда демографик хәл катлаулы, үлүчеләргә караганда туучылар азрак.

Район үзәк больницасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның узган өч аенда районда 81 кеше вафат булган, нибары 29 сабый дөньяга килгән.
Үлүчеләр күрсәткеченә төрле сәбәпләр йогынты ясый, тик аның артуының төп тенденциясе - авыл халкының картаюы, ди врачлар. Ләкин үлемгә китерүче башка сәбәпләр дә бар. Болары инде икътисадка, социаль көнкүрешкә, гаилә хәленә, экология торышына, сәламәтлек саклау һәм гигиена таләпләрен үтәүгә кагыла.
- Районда кан әйләнеше системасының бозылуы, яман шеш авырулары буенча үлүчеләр саны арта бара. Эшкә сәләтле булган кешеләр арасында йөрәк - кан тамырлары авыруларыннан, миокард инфарктыннан һәм инсульттан үлүчеләр күп, - ди район үзәк больницасының врач - статистигы Зилә Минеголова. - Үлем очракларын киметүгә, демографияне яхшыртуга булышучы чаралар арасында профилактика әһәмиятле роль уйный. Кешеләр үз сәламәтлекләрен даими кайгыртырга тиеш. Авыруны башлангыч чорда ачыклап дәвалау терелү ихтималын күпкә арттыра. Ә авыруларны бөтенләй булдырмау өчен һәркем профилактик чараларны күрергә тиеш.
Йөрәк авырулары һәм аларның сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт соң? Алкогольдән тыш, сәламәтлеккә никотин, стресс, аз хәрәкәтләнү, симерү зыян китерә. Алкоголь тәэсирендә кан тамырлары кысыла. Бигрәк тә йөрәкне кан белән тәэмин итүче тамырлар зарарлана. Тәмәке тарту да кан тамырларына зыян сала. Бер сигарет тартканнан соң, тамырлар ярты сәгать буе кысылган хәлдә кала.
Йөрәк һәм кан тамырларына тискәре йогынты ясаучы тагын бер фактор - стресслар.
Йөрәк - кан авыруларыннан килеп чыгучы үлем - китемне киметүгә шулай ук пациентларның холестерин микъдарын, артык авырлыкны киметү, кан басымын нормага китерү нәтиҗәсендә дә ирешергә мөмкин. Әлбәттә, ашауга игътибар итәргә кирәк. Рационда аксым , майлы ризык мөмкин кадәр кимрәк булырга тиеш. Күбрәк балык, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү мөһим.
Дөрес туклану, спорт белән даими шөгыльләнү, гигиена таләпләрен төгәл үтәү, көндәлек режимны сакларга тырышу төрле авыруларны кисәтүдә төп нигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы демография