Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 18 ноябрь 2015 яңалыклары

    • 18 ноябрь 2015 - 12:10
      Юл фаҗигасен йөртүчеләр үзләре дә терки ала
      Быелның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кергән иде. Аның нигезендә транспорт белән бәйле һәлакәтләрдә үлүчеләр, яки тән җәрәхәтләре алучылар булмаса, башкалар хәрәкәтенә комачаулаган очракта, машина йөртүчеләр транспортларын юлдан алырга тиеш. Юл казасына эләгүчеләр үзара килешсәләр, һәлакәт хакында полициягә шалтырату мәҗбүри түгел. Ә инде каршылыклар булса, аварияне теркәү мәсьәләсендә күрсәтмәләр...
      685
      0
      0
    • 18 ноябрь 2015 - 11:31
      Чирмешәндә көндез дә дружиначылар кизү тора
      Россиядә тыелган ИГИЛ (Ислам дәүләте) тарафдарлары - боевиклар кырын эшләрен дәвам итәләр. Франциядә террор гамәлләрен кылып, алар дөнья җәмәгатьчелегендә тирән нәфрәт уяттылар. Моңа кадәр Мисырда - Синайда безнең илнең пассажир самолетын да алар шартлатканлыгы беленде. -Соңгы вакытта хәл нык киеренкеләнде, террорчылык куркынычы көчәйде,- диде террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе, район...
      674
      0
      0
    • 18 ноябрь 2015 - 08:23
      Чирмешәндә Яшьләр ял итү үзәге төзелә
      Район үзәгенең Чишмә урамында торгызылучы яшьләр ял итү үзәге бинасы 40 миллион сумнан күбрәк бәягә төшәчәк. Төзүчеләр аның төп эшләрен быел ук төгәлләмәкче. Ике катлы корылма стеналарын күтәреп, осталар аның түбәсен ябарга кереште. Түшәмә плитәләрен урнаштырганнар инде. Тәрәзәләр дә куела. Тиздән биредә эчке эшләр дә башланырга тиеш. Тыштан исә бинаны...
      0
      0
      0
    • 18 ноябрь 2015 - 06:43
      Чирмешән районында яшәүчеләр торак программаларыннан файдаланалар
      Быел районда 56 гаилә яңа йорт төзеп, "өй туйлары" уздырган. Инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, аеруча Чирмешәндә, Иске Элмәле, Ульяновка, Иске Кади, Туймәт, Лашман авыл җирлекләрендә шәхси секторда төзелеш актив бара. Кызганычка каршы, Иске Котыш һәм Шешминка авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан авылларда 2015нче елда бер яңа йорт та төзелмәгән. Гомумән...
      621
      0
      0
    • 18 ноябрь 2015 - 05:58
      Чирмешән районында автоледи юлдан очкан
      17 ноябрь көнне иртәнге тугызда хатын-кыз йөртүче машина Яңа Элмәле авылы янындарак юл кырыена төшеп киткән. Аның тән җәрәхәтләре алган хуҗасы больницага озатыла. ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, Әлмәт районыннан Чирмешән аша Нурлатка юл алган әлеге машина йөртүченең транспорт белән идарә итү тәҗрибәсе дә күп түгел: "права" алуына бер айлап кына. Машинасын...
      706
      0
      0
    Реклама