Чирмешән районында машина йөртүче полиция хезмәткәрләре таләпләренә буйсынмый
Октябрь башында тагын ике райондашыбыз исерек килеш машина белән идарә итеп, автоинспекторлар "кармагына" эләккән.
Дөресрәге, аларның берсен Утыз Имән авылы урамында участок инспекторлары туктатмакчы була. Тик машина йөртүче хокук сакчыларының таләпләренә буйсынмый. Куып тоткач кына, әлеге яшь егетнең кызмача булуы ачыклана. Икенче берәү, "салган баштан" тизлекне арттырып, машинасын тыя алмыйча,...