Шушы көннәрдә район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең беренче тапкыр "Талантлар безнең арада" район фестивале үтте.
Язмыш инвалидларга сынауларны әзерләп кенә тора, әмма, минемчә, аларның һәрберсенә тормышны сөю, рухи ныклык, оптимизм кебек сыйфатлар хас. Араларында спорт, иҗат, кул эшләре белән дә шөгыльләнүчеләр күп һәм узган фестиваль моңа дәлил булды....