Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 13 март 2015 яңалыклары

    • 13 март 2015 - 12:46
      Чирмешән районында мәктәпләр ремонтлауга акча бирелә
      Агымдагы елда республика программасы нигезендә районда ремонтлана торган мәктәпләргә, балалар бакчаларына район бюджетыннан өстәмә рәвештә 6 миллион сумга якын, мәдәният йортларын төзекләндерүгә 711 мең сум акча бүленеп биреләчәк. Ремонт эшләре Ивашкино, Бәркәтә балалар бакчаларында, Урманасты Үтәмеш, Утыз Имән мәдәният йортларында, Күтәмә, Иске Котыш, Туймәт мәктәпләрендә үткәрелергә тиеш. Бу хакта муниципаль...
      906
      0
      0
    • 13 март 2015 - 12:13
      Чирмешәндә эшмәкәрләр белән очрашу үткәрелә
      19 мартта район хакимияте бинасында Икътисад министрлыгы вәкилләренең, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Респуб­ликасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең, сәүдә - сәнәгать палатасы вәкиленең эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашуы үткәрелә. Очрашу 10 сәгатьтә башлана.
      586
      0
      0
    • 13 март 2015 - 10:08
      Чирмешәнлеләр ни өчен сыер асрарга теләми?
      "Безнең Чирмешән" район газетасы сайтының чираттагы сораштыруы "Авыл кешесенең сыер асрарга теләмәве ни белән бәйле?" дип исемләнгән иде. Сораштыруда барлыгы 200гә якын кеше катнашты. Аларның 43 проценты мал асрамауларының төп сәбәбе мал азыгының кыйммәт булуында дип саный. Респондентларның 36 проценты сыер асрарга теләмәвен сөткә бәя түбән булу белән дәлилләгән. 10...
      577
      0
      0
    • 13 март 2015 - 08:28
      Катаракта - җитди авыру
      Гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләрнең күзләрендә хрусталик читләре тоныклана башлый. Ул томан башта күрүгә комачауламый, күрү сәләте кимү артык сизелми. Әмма авыру көчәйгәннән-көчәя, ниһаять, яры, аксыл-соры төскә кереп, бөтен хрусталикны томалый. Катаракта башлануның билгеләре: күрү сәләте кимү, күз алдында тотрыклы томан барлыкка килү, төсләр тоныклану. Күз карасы соры яки сары төслегә...
      1143
      0
      0
    • 13 март 2015 - 08:13
      Чирмешәндә ксенон лампалы фаралары булган автомашиналарны ачыклыйлар
      Быел республика юлларында кагыйдәләрне бозып куелган ксенон лампалы фаралар белән йөрүче автомашиналар арткан. Кайберәүләрнең юлларда шундый көчле яктырткычлардан файдалануына халык үзе үк зарланып, инспекторлардан чаралар күрүне таләп итә. Шунлыктан, ЮХИДИ хезмәткәрләре күзне чагылдыручы әлеге яктырту приборларын урнаштырып йөрүче автомашина хуҗаларын ачыклау буенча эшне бу көннәрдә арттыра төштеләр. -Законсыз рәвештә куелган...
      652
      0
      0
    Реклама