Кышкы каникуллар чорында кырыклап бала Чирмешән мәчетендә оештырылган лагерьга йөрде. Шәкертләр, дин сабакларыннан тыш, космоска, фотоаппаратлар тарихына да "сәяхәт кылган".
10 көн эшләгән лагерьда мәчет мөгаллимнәре намаз уку, дини йолалар башкару тәртибе хакында аңлатканнар. Малайлар, кызлар спорт уеннарында, интеллектуаль бәйгедә дә, викториналарда да сыналган. Чирмешәндәге планетарийда космос хакында фильмнар карау,...