Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 13 гыйнвар 2015 яңалыклары

    • 13 гыйнвар 2015 - 11:39
      Яңа елга теләкләр
      Бусагада инде өр-яңа ел, Хәерлесе белән ул килсен. Күңелләргә яңа ел карыдай Аклык-сафлык бары тик иңсен. Игелекләр елы булсын бу ел, Изгелекләр эшләргә язсын. Күңелләрдә йөргән уй-хыяллар Тулысынча тик чынга ашсын. Күк йөзебез мәңге аяз булсын, Тыныч булсын тирә-юнебез. Шатлык, бәхет, сөенечләр белән Үтсен безнең һәрбер көнебез! Зөһрә Кашапова. Утыз...
      1185
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2015 - 10:36
      Чирмешәндә ел башында ике мунча янган
      Январь каникуллары ахырында районда ике мунча янган. Аның берсендә ут мич морҗасыннан, икенчесендә электр үткәргечләреннән чыккан дип фаразлыйлар. Шулай итеп, быел тәүге тапкыр янгын сүндерү машиналарын 10 январь көнне кузгатырга туры килә: Яңа Элмәледә төнге икеләр тирәсендә берәүләрнең мунчасына ут каба. Нәтиҗәдә, әлеге корылманың түбәсе, түшәме янган, мунчаның эчке ягына...
      592
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2015 - 05:39
      Яңа Элмәле янындагы авариядә биш кеше зыян күргән
      Район территориясендә узган атнада булган юл-транспорт вакыйгасында дүрт машина бәрелешә, биш кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. -Самара өлкәсендә яшәүче "Лада - Гранта" йөртүчесе Кузай-Нурлат юлында, Яңа Элмәле тирәсендә, хәрәкәт өчен тизлекне дөрес сайламый һәм каршыга килүче "Лада-Ларгус" автомобиленә килеп бәрелә, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис...
      606
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2015 - 04:48
      Чирмешән мәчетендә йолдызлар да өйрәнгәннәр
      Кышкы каникуллар чорында кырыклап бала Чирмешән мәчетендә оештырылган лагерьга йөрде. Шәкертләр, дин сабакларыннан тыш, космоска, фотоаппаратлар тарихына да "сәяхәт кылган". 10 көн эшләгән лагерьда мәчет мөгаллимнәре намаз уку, дини йолалар башкару тәртибе хакында аңлатканнар. Малайлар, кызлар спорт уеннарында, интеллектуаль бәйгедә дә, викториналарда да сыналган. Чирмешәндәге планетарийда космос хакында фильмнар карау,...
      675
      0
      0
    Реклама