Мәктәпләрдә экологик дәресләр үтте
Ивашкино урта мәктәбендә "Экологик белем бирү көне"н мәктәп бакчасына чәчәкләр утыртудан башлаганнар.
-Бу көнне мәктәптә төрле экологик чаралар үтте,- ди биология укытучысы Татьяна Данилова. - Мәктәп каршында оештырылган "Яшел патруль" дә эшләренә йомгак ясады. Укучылар авыл буенча йөреп, җыештырылмаган участокларны, пычрак урыннарны фотога төшергәннәр иде.
Нәкъ шул көнне алар авылның...