“Бәркәтә“дә маллар бар, азык юк
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырга чыгарга әзерләнә. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең "Бәркәтә" бүлекчәсендә язгы кыр эшләренә әзерлек бара, әмма бүген монда башка проблема - кайда, күпме, нәрсә чәчәсен төгәл белүче юк.
Бу мәсьәләгә бүлекчә җитәкчесе Марат Әгълүков та ачыклык кертә алмады.
-Быел безнең кырларны "Татагролизинг" оешмасы чәчә, диләр,- ди хуҗалык управляющие. - Әмма...