Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында имгәнүчеләр аз түгел

Узган өч айда районыбызда булган дүрт юл-транспорт казаларының төп сәбәпләре - каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру һәм дистанция тотмау. Быел Иске Котыш авылы янында авариягә эләгеп ике кеше һәлак булды. Нурлат районыннан ирле-хатынлы үз автомашиналарында каршы юлга чыгып, йөк машинасы астына килеп керә. -Январь, февраль, март айларында автотранспорт катнашындагы...

Узган өч айда районыбызда булган дүрт юл-транспорт казаларының төп сәбәпләре - каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру һәм дистанция тотмау.

Быел Иске Котыш авылы янында авариягә эләгеп ике кеше һәлак булды. Нурлат районыннан ирле-хатынлы үз автомашиналарында каршы юлга чыгып, йөк машинасы астына килеп керә.
-Январь, февраль, март айларында автотранспорт катнашындагы һәлакәтләрдә тагын өч кеше тән җәрәхәтләре алды,- ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин. - "Кармалка борылышы" тирәсендәрәк "Газель" белән "Лада" бәрелешеп, ике кеше яраланды. Тагын бер йөк машинасы йөртүче Иске Котыш янында алдагы автотранспортка бәрелгән иде.
Агымдагы елның өч аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 1944 факты (былтыр бу чорда 1147) теркәлгән. Шуларның 15е транспорт белән исерек килеш идарә итү очрагы (былтыр 28). Район юлларына куелган фотовидеофиксация җиһазлары тиешле тизлекне арттырган 1887 автотранспортны төшереп алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИБДД Черемшан