Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бәркәтә“дә маллар бар, азык юк

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырга чыгарга әзерләнә. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең "Бәркәтә" бүлекчәсендә язгы кыр эшләренә әзерлек бара, әмма бүген монда башка проблема - кайда, күпме, нәрсә чәчәсен төгәл белүче юк. Бу мәсьәләгә бүлекчә җитәкчесе Марат Әгълүков та ачыклык кертә алмады. -Быел безнең кырларны "Татагролизинг" оешмасы чәчә, диләр,- ди хуҗалык управляющие. - Әмма...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырга чыгарга әзерләнә. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең "Бәркәтә" бүлекчәсендә язгы кыр эшләренә әзерлек бара, әмма бүген монда башка проблема - кайда, күпме, нәрсә чәчәсен төгәл белүче юк.
Бу мәсьәләгә бүлекчә җитәкчесе Марат Әгълүков та ачыклык кертә алмады.

-Быел безнең кырларны "Татагролизинг" оешмасы чәчә, диләр,- ди хуҗалык управляющие. - Әмма әлегә кадәр бу турыда төгәл генә әйтүче юк. Билгесезлек. Шулай да язгы кыр эшләренә әзерлек бара, тракторларны ремонтладык, өч чәчү агрегаты да сафта. Бераз орлык та булдырдык.
Бүген "Бәркәтә"дә 30 кеше хезмәт куя. Марат Әгълүков әйтүенчә, эшче кадрлар бар. Гаражда да, фермада да халык җитәрлек.
Ферма турында сүз чыккач, хуҗалык җитәкчесе аны да карап чыгарга чакырды.
Хуҗалыкта 780 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 298 савым сыеры бар. Көн саен уртача 900 килограммга якын сөт савалар икән. Аның төп өлеше яшь бозауларга китә, дәүләткә 200 килограммга якын сөт озаталар.
-Малларны күрше бүлекчәләрдән азык ташып ашатабыз, - ди М. Әгълүков. - Югары Кармалкадан - салам, Түбән Кәминкәдән силос кайтарабыз. Җәйге лагерьда ремонт башладык. Терлекләрне тизрәк анда чыгарсак, яхшы булыр иде.
Фермада берничә терлекче азык кайтканын көтеп тора. Башкалары бинадан тирес чыгару белән мәшгуль.
-Җитәкчеләр еш алышына шул,- дип зар белдерделәр абзыйлар.
-Хуҗалыкның шундый көнгә калуына йөрәк әрни,- ди гомере буе терлекчелектә эшләгән, инде лаеклы ялда булса да, фермада хезмәт куючы Әлфәт абый Нәфыйков. - Колхоз гөрли иде бит. Бүген күршеләрдән азык ташып маллар ашатабыз. Алай гына бармый ул. Терлек күп, азыкны кемнәндер ташып кына туйдырып булмый.
Терлекчеләрдән хезмәт хакы турында да сораштым. Акча исәбенә бозаулар биргәннәр икән...
Әлеге язмада күтәрелгән мәсьәләләр буенча без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльмановка мөрәҗәгать иттек.
- Быел "Бәркәтә" бүлекчәсе үзе бер гектар да җир чәчмәячәк. Бәркәтәнең хуҗалык һәм пай җирләре, шулай ук, өлешчә, Түбән Кармалка һәм Шешминка кырлары "Татагролизинг" акционерлык җәмгыятенә арендага бирелде. Быел алар 6 мең гектарда бөртекле культуралар үстерергә ниятли,- диде Альфред Тәлгать улы.- Бу мәсьәлә "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыяте җитәкчелеге белән дә килешенгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беркет Ключ