Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә “Юк!- дияргә әзер бул!“ акциясе уздырылды

Район үзәгенең дүрт мәктәбеннән дә укучылар наркотикларга каршы акциядә катнашып, райондашларыбызга әлеге афәтнең зарары хакында сөйләделәр. Наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" ("SaMоSтоятельные дети") дип аталучы республика проекты кысаларында кызлар, егетләр Чирмешән урамнарында сорашу да уздырган. Якташларыбыз наркотиклар белән бәйле җинаятьләр өчен закон тарафыннан нинди җәзалар каралуын беләме? -Наркотикларны тарату, аларны саклау,...

Район үзәгенең дүрт мәктәбеннән дә укучылар наркотикларга каршы акциядә катнашып, райондашларыбызга әлеге афәтнең зарары хакында сөйләделәр.

Наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" ("SaMоSтоятельные дети") дип аталучы республика проекты кысаларында кызлар, егетләр Чирмешән урамнарында сорашу да уздырган. Якташларыбыз наркотиклар белән бәйле җинаятьләр өчен закон тарафыннан нинди җәзалар каралуын беләме?
-Наркотикларны тарату, аларны саклау, җитештерү, притоннар тоту, балигъ булмаганнарны әлеге әфьюнны татып карарга этәрү кебек начар гамәлләр өчен кануннарның кырыс булганлыгы хакында күпләр хәбәрдар түгел икән, - ди Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе укучысы Диана Асабина. - Педагог-психолог Гөлназ Вафина җитәкчелегендә без халыкка шушы кыек эш өчен җаваплылык хакында сөйләдек. "Юк!- дияргә әзер бул!" акциясе барышында 500ләп якташыбыз наркотикларга каршы булуын белгертеп, без ясаган плакатка үз имзаларын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан