Лашманда мәчет картлары балаларга тәм-том таратты
Бабайлар исәнлекләре чикле балаларны гына түгел, урын өстендә ятып, беркая чыга алмаган олы буын инвалидларны да онытмаган. Балаларга әзерләнгән 25ләп пакеттан тыш, сәламәтлекләре какшаган авылдашларына да алар төрле ризыкларны өйләренә үк таратып чыкты.
Оештыручыларның берсе, авыл китапханәчесе Мәдинә Талипова әйтүенчә, бабайлар инде өченче ел рәттән изге гамәл башкара. "Мин бу...