Чирмешән каһарманы Мирсәет Кәбировның батырлыгын онытмыйбыз
Моннан дүрт ел элек, 2009нчы елның 23нче декабрендә, куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда, граната шартлап, милиция майоры Мирсәет Кәбиров 40 яшендә һәлак булган иде. Узган атналарның берсендә мәрхүмне хезмәттәшләре искә алды.
Хәзер Чирмешәндә Мирсәет Мирсаяф улы үзе яшәгән урам аның исемен йөртә. Урам башында якташыбыз истәлегенә стела да бар. Мәктәп укучылары, хезмәттәшләре...