Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 9 декабрь 2013 яңалыклары

    • 9 декабрь 2013 - 11:12
      Наталья Султанова - Чирмешән сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы
      "Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы" бәйгесе районыбызда инде дүртенче тапкыр үткәрелде. Конкурсантлар бәйге барышында үзләренең осталыкларын төрле яклап ачып бирделәр. Бәйгенең беренче өлешендә укытучылар үзләре белән якыннанрак тапшырды. Соңрак тамашачылар конкурсантларның элекрәк нинди уңышларга ирешүен дә белде. Ә ачык дәрестә алар үзләренең һөнәри осталыкларын тагын да ачыграк күрсәттеләр. Укытучыларның...
      653
      0
      0
    • 9 декабрь 2013 - 09:57
      “Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясенә Кыш бабай килде
      Бу көннәрдә район үзәгендә Яңа елга әзерлек бара. Быел кар да еш яугач, күпчелек оешмалар каршында кардан ясалган Кыш бабай, Кар кызы, хайваннар сыннары барлыкка килде дә. Кайбер учреждениеләр Яңа ел гирляндаларын да кабыздылар. Безнең редакция бинасы каршындагы мәйданчыкны да Кыш бабай белән Кар кызы бизи. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
      845
      0
      0
    • 9 декабрь 2013 - 09:44
      Чирмешән аналары һәйкәл куюга лаек
      Район газетасының быелгы, 2нче октябрь санында Евгений Ромин Бөек Җиңүнең 2015нче елда узачак 70 еллык юбилеена зур әзерлек баруы хакында язган иде. Әйе, ветераннарыбыз ихтирамга лаек шәхесләр. Без, шөкер, аларга һәрвакыт хөрмәт белән карадык, бабайларны чын күңелдән бүген дә олылыйбыз. Бигрәк тә, фронтовикларыбыз бик азаеп барган бер чорда. Әмма, ни...
      667
      0
      0
    • 9 декабрь 2013 - 09:31
      Чирмешән яшьләре журналист булырга хыяллана
      Без, 11нче сыйныф укучылары, уку елының беренче айларыннан ук бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә башладык. Инде киләчәк һөнәрләребез хакында да җитди уйланырга вакыт җитте. Мин үзем алдагы тормышымны журналистика, телевидение өлкәсе белән бәйләргә ниятлим. Әлеге һөнәрне якыннанрак "күрү" өчен Казанда яшьләр өчен оештырылган телевидение һәм кино сәнгате буенча визуаль иҗат фестивалендә...
      679
      0
      0
    • 9 декабрь 2013 - 07:26
      Кар чистартырга да акча һәм уңган егетләр кирәк
      Кыш айларында Әмир урамнарын шушы авыл кешеләре кардан арындырып тора. Эшмәкәр Салават Әгъләмов, мәсәлән, быел үзәк - Мәктәп урамында әллә ничә кат кар эттергән. Башка урамнарда бу эшне, рәхмәт, техникасы булган башкалар эшли. Бу яктан проблема булганы юк. Ә бүтән авылларда бу мәсьәлә ничек хәл ителә икән? -Әмир егетләренә рәхмәт,...
      588
      0
      0
    Реклама