Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән аналары һәйкәл куюга лаек

Район газетасының быелгы, 2нче октябрь санында Евгений Ромин Бөек Җиңүнең 2015нче елда узачак 70 еллык юбилеена зур әзерлек баруы хакында язган иде. Әйе, ветераннарыбыз ихтирамга лаек шәхесләр. Без, шөкер, аларга һәрвакыт хөрмәт белән карадык, бабайларны чын күңелдән бүген дә олылыйбыз. Бигрәк тә, фронтовикларыбыз бик азаеп барган бер чорда. Әмма, ни...

Район газетасының быелгы, 2нче октябрь санында Евгений Ромин Бөек Җиңүнең 2015нче елда узачак 70 еллык юбилеена зур әзерлек баруы хакында язган иде. Әйе, ветераннарыбыз ихтирамга лаек шәхесләр. Без, шөкер, аларга һәрвакыт хөрмәт белән карадык, бабайларны чын күңелдән бүген дә олылыйбыз. Бигрәк тә, фронтовикларыбыз бик азаеп барган бер чорда.


Әмма, ни кызганыч, тылда эшләгән, сугыш елларында балалар үстергән, гомер буе ирләрен сугыштан көткән әниләр, хатын-кызлар ни генә дисәк тә, Җиңү бәйрәмнәрендә күләгәдәрәк кала шикелле. Ун-унике яшьлек кызларның фронт өчен басу-кырларда хезмәт куйганын да онытмыйк.
Әгәр кулымнан килсә, мин аларның барысына бер һәйкәл ( баласын күкрәгенә кыскан әни рәвешендә) ясатыр идем дә, шунда алтын хәрефләр белән "Ана" сүзен язып куяр идем. Бу - минем хыял инде. Алай дисәң, әгәр район җитәкчелеге моңа теләп тотынса - һәйкәлне һичшиксез ясата алыр иде. Ә без һәйкәл түренә чәчәкләр куяр идек.
Без - сугышка кадәр туган балалар әниләребезнең үз сабыйларын ничек үстергәнен, ничек итеп эшләгәннәрен күреп үстек. Алар эштән кайткач, сугышчыларга дип оекбаш, бияләйләр бәйләде, бәрәңге киптерделәр, дәүләткә ит, май тапшырдылар. Ә завод-фабрикаларда ул буын хатын-кызлары ирләре урынына станок артына басты. Шушындый кешеләребез истәлегенә ничек һәйкәл куймыйсың ди.
Аның чыгымнарын "район" гына күтәрә алмаса, халык, иганәчеләр дә ярдәм итәр иде. Бергә тотынсак, райондашларыбыз бу эшне җиңеп чыга ала. Юбилейга кадәр әле вакыт бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Аналар

2
X