Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кар чистартырга да акча һәм уңган егетләр кирәк

Кыш айларында Әмир урамнарын шушы авыл кешеләре кардан арындырып тора. Эшмәкәр Салават Әгъләмов, мәсәлән, быел үзәк - Мәктәп урамында әллә ничә кат кар эттергән. Башка урамнарда бу эшне, рәхмәт, техникасы булган башкалар эшли. Бу яктан проблема булганы юк. Ә бүтән авылларда бу мәсьәлә ничек хәл ителә икән? -Әмир егетләренә рәхмәт,...

Кыш айларында Әмир урамнарын шушы авыл кешеләре кардан арындырып тора. Эшмәкәр Салават Әгъләмов, мәсәлән, быел үзәк - Мәктәп урамында әллә ничә кат кар эттергән. Башка урамнарда бу эшне, рәхмәт, техникасы булган башкалар эшли. Бу яктан проблема булганы юк. Ә бүтән авылларда бу мәсьәлә ничек хәл ителә икән?

-Әмир егетләренә рәхмәт, алар әйткәнне дә көтеп тормыйлар, урамнарны гөлт иттереп куялар,- ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.- Лашманның үзәк урамын "Татавтодор" җәмгыятенең Чирмешәндәге участогы, башка урамнарын "Лашман АГРОфирмасы" һәм шәхси эшмәкәр Хәсән Гатауллин чистарталар иде. Быел да шулай булыр дип өметләнәбез.
Кара Чишмә, Түбән Кәминкә, Иске Кади, Утыз Имән, Иске Үтәмеш, Иске Котыш, Югары Кармалка авылларында урамнарны кардан чистартырга авыл хуҗалыгы предприятиеләре техникасын җәлеп итәләр икән
.
-Ивашкиноның үзәк урамы нефтьчеләр карамагында. Аларга дәгъва юк, карны ел да чистарталар, - ди Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов. - Башка урамнарны шунда яшәүчеләр үзләре чистарталар иде. Быел безнең авыл җирлеге бер миллион сумлык грант отты. Шул акчага трактор алырга планлаштырабыз. Аны кар чистартуда да куллана алачакбыз.
Ә Кармышта бу проблеманы фермер ярдәмендә хәл итәләр икән, Дамир Гатин белән килешү төзиләр. Түбән Кармалкада да шәхси эшмәкәр бу эшне үз өстенә алган. Чумачкага илтүче юлны һәм авылның үзәк урамын "Татавтодор" юлчылары чистарта. Мордва Афонькәсе һәм Лагерка юлларының да бер өлеше алар карамагында.
-Безнең Ишлинка юлы белән проблема,- ди Морва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев. - Бу юл беркемнең дә балансында тормый. Хәзерге вакытта, аны карап торуга акча бирелсен өчен, юлны теркәү белән шөгыльләнәбез.
Гомумән, һәр авылда диярлек юлларны ремонтлау, кардан чистарту мәсьәләсе акчага барып терәлә.
- Бүген авыл җирлекләре урам-юл челтәрләренең техник паспортларын булдыру белән шөгыльләнәләр,- ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әкъдәс Шакиров. - Киләчәктә бу аларны карап тору өчен акча бүлеп бирергә нигез булачак.
Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кар чистарту