Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән яшьләре журналист булырга хыяллана

Без, 11нче сыйныф укучылары, уку елының беренче айларыннан ук бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә башладык. Инде киләчәк һөнәрләребез хакында да җитди уйланырга вакыт җитте. Мин үзем алдагы тормышымны журналистика, телевидение өлкәсе белән бәйләргә ниятлим. Әлеге һөнәрне якыннанрак "күрү" өчен Казанда яшьләр өчен оештырылган телевидение һәм кино сәнгате буенча визуаль иҗат фестивалендә...

Без, 11нче сыйныф укучылары, уку елының беренче айларыннан ук бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә башладык. Инде киләчәк һөнәрләребез хакында да җитди уйланырга вакыт җитте.

Мин үзем алдагы тормышымны журналистика, телевидение өлкәсе белән бәйләргә ниятлим. Әлеге һөнәрне якыннанрак "күрү" өчен Казанда яшьләр өчен оештырылган телевидение һәм кино сәнгате буенча визуаль иҗат фестивалендә дә катнашып кайттым. Аны көзге каникуллар вакытында оештырганнар иде. "Алга" дип аталучы әлеге фестивальдә безне тележурналистика һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Миңа бигрәк тә Дарья Мельникова, Анастасия Александрова, Алмаз Хәкимовларның мастер-класслары ошады. Алар һәм башка укытучылар яшьләргә видеомонтаж, видеооператор эше серләрен өйрәттеләр. Без хәтта актерлык дәресләре дә алдык. Алай гына да түгел, соңыннан "яшь журналистлар" социаль һәм уен роликлары төшереп, монтажлап, үзара ярыштык та. Безнең төркем ясаган бер роликны жюри яхшы дип бәяләде дә. И, анда ничек шатланганыбызны күрсәгез!
Мин фестивальдә яңа дуслар да таптым. Анда барырга мөмкинлек бирүче абый-апаларга, әтиемә, яңа дустым - Чирмешән кызы Айсылуга бик зур рәхмәт. Яшьтәшләрем, андый чараларда катнашырга тырышыйк, чөнки күпме нәрсә өйрәнеп, аралашып үзеңә никадәр позитив көч-куәт, энергия аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined яшь журналистлар