Халык бердәмлеге көнендә, ягъни 4 ноябрьдә район үзәгендә үткән ярминкәдә бодай да саттылар.
Килограммын 9 сумнан. Арышка 7 сум сорадылар.
Дөрес, бөртек күп түгел иде, ул башка ярминкәләрдә дә күренми диярлек. Ә менә бал, ит, кием-салым, көнкүреш техникасы, эш кораллары һәр ярминкәдә сайлап алырлык. Берсе-берсе 1000 сумга тере казлар да...