Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тиеш икән – түләргә

Районда әле бер генә хуҗалыкта да пай җирләре өчен халык белән тулысынча исәп-хисап ясалмаган. Күпчелек хуҗалыклар үстергән уңышларыннан пай хуҗаларына өлеш чыгарырга мөмкинлек таптылар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Минзөфәр Исламгәрәев. - Әйтик, "Лашман-АГРОфирмасы" бөртек тә бирде, салам белән печән дә таратты. "Шушма" җәмгыяте дә халыкка...

Районда әле бер генә хуҗалыкта да пай җирләре өчен халык белән тулысынча исәп-хисап ясалмаган.


Күпчелек хуҗалыклар үстергән уңышларыннан пай хуҗаларына өлеш чыгарырга мөмкинлек таптылар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Минзөфәр Исламгәрәев. - Әйтик, "Лашман-АГРОфирмасы" бөртек тә бирде, салам белән печән дә таратты. "Шушма" җәмгыяте дә халыкка пай җирләре өчен түләү исәбенә 32 тоннадан артык бөртек бирде.

"Сөлчә", "Үтәмеш", "Кади" җәмгыятьләре халыкка печән һәм салам бирделәр. "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең кайбер бүлекләрендә пай җирләре өчен акчалата түләделәр. "Чирмешән-АГРО" бу көннәрдә пай хуҗаларына шикәр комы тарата.

"Күтәмә-АГРОфирмасы" җитәкчесе белән дә шушы көннәрдә генә сөйләштек. Директор ноябрь аенда пайлар өчен акчалата түлибез, диде.

Ике хуҗалыкта: "Кара Чишмә"дә һәм "Алга"да пайчылар белән исәп-хисап ясалмаган, һаман берни дә бирмәгәннәр.

Пай җирләре өчен салым түләмәгән хуҗалыклар да бар әле. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, бу эш тә соңга калырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы