Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 29 октябрь 2013 яңалыклары

    • 29 октябрь 2013 - 11:36
      Октябрь бәйрәмендә – туган көн бәлеше
      Утыз Имән авылында гомер итүче Мөнәвәрә әби Лотфуллинага 7 ноябрь көнне 88 яшь тула. Бар җире дә гөлт итеп торучы йортта яши әби. Урын-җире чиста, өе җылы, үзенә аерым бүлмә. 36 ел бергә гомер иткән килене кайнанасын тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлап тора. Мөнәвәрә әбинең Гөлфиясен ерак җибәрәсе килми. Килененең тавышы...
    • 29 октябрь 2013 - 11:28
      “Ока“ тәртип бозган
      Азеево-Чирмешән-Шентала юлының Лашман авылы янындагы өлешендә килеп чыккан авариядә "Ока" машинасы белән идарә итүче хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре алган. Ахырдан ачыклануынча, йөртүче ханым (ул Саба районыннан) сулга борылганда каршы яктан килүче "Рено" машинасына юл бирмәгән, нәтиҗәдә, ике автомобиль дә нык "чәкешкән". "Ока" иясен аяклары сынган хәлдә Чирмешән үзәк район больницасына...
    • 29 октябрь 2013 - 09:28
      Чирмешәндә төзергә теләүчеләр күбрәк
      Районда бушлай җир участоклары алырга хокуклы - күп балалы 75 гаиләгә таныклыклар тапшырылган. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына барлыгы 130 гаиләдән гариза кергән. Шуларның 48се бушлай җир участогыннан баш тарткан. 8 гаилә төзелеш өчен уңайлы участок сайлый, озакламый алар да кулларына документларын алачак. Чирмешәндә җир участокларына сорау зур. Ә менә...
    • 29 октябрь 2013 - 09:14
      Белем армиядә дә кирәк
      Урманасты Үтәмеш авылыннан Радик Галиуллин 2006нчы елда армиягә алынып, Ингушетиядә хезмәт иткән. Тиешле срогы тәмамлангач, якташыбыз контракт буенча да хезмәткә калган. Югары белемле, хезмәт һәм информатика укытучысы туган ягына кайткач үз һөнәре буенча күңеленә ятышлы эш таба алмаган. Шунлыктан, 28 яшен тутырган Радик быел тагын өч елга контракт килешүе төзегән....
    • 29 октябрь 2013 - 04:44
      Акчаң булса, әйбер бар
      Район үзәгендә тагын ярминкә булды. Якшәмбе көнне "Кәрвансарай" янәшәсендәге мәйданда кәбестә, кишер, бал, обойлар, өс, баш, аяк киемнәре, он эшләнмәләре дә саттылар. 25 мең сумга - 9 айлык, 22 меңгә - 5-6 айлык бозаулар, 5 меңгә симез, буаз сарык та тәкъдим иттеләр. Тере казлар да бар иде.
    • 29 октябрь 2013 - 04:28
      Чирмешән районы хәбәрләре
      Район үзәгендәге күл янәшәсендә төзелеш, бизәкләү эшләре дәвам итә. Монда, мәдәният йорты артындарак, кулланышта булган берничә хәрби техника постаментка куелды, тагын агачлар утыртылды, юл һәм сукмак-тротуар ясалды, тирә-юнь төзекләнде, берничә тапкыр өмәләр үткәрелде. Район үзәк китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Тыныч кына китә ветераннар, тик аларны онытырга тиеш түгелбез"...
    • 29 октябрь 2013 - 04:16
      Атың булса, йөк җиңел
      Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 556 баш ат асрала. Үткән ел белән чагыштырганда, кисәк кенә, никтер, алар яртылаш кимегән. Гомумән алганда, бездә күбрәк эш өчен асралучы бу малларның 542се - 11 авыл хуҗалыгы предприятиесендә, калганнары фермер хуҗалыкларында. Быел атлардан 114 баш тай алганнар. - "Үтәмеш"тә 169 баш ат бар. 2012нче ел...