Кызыл Ярга төзүчеләр килде
Бу атнада "Казанводопровод" оешмасы осталары поселокта яңа суүткәргеч сузу эшенә керештеләр. Монда барлыгы 5 миллион сумлык эш башкарылачак.
- Эшкә тотынганчы, документ эшләрен бетердек,- ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев.
Бер урамлы Кызыл Ярда 1600 метр озынлыгында суүткәргеч сузылачак, бер су башнясы, өч янгын гидранты, биш су колонкасы...